Лаеклылар бүләкләнде

2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы грамоталары белән бүләкләнделәр:

Район үзәк хастаханәсе баш бухгалтеры Костина Алевтина Михайловна; табиб травматолог-ортопед Кәбиров Рөстәм Җәлил улы.

Аларның сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллык хезмәте һәм ирешкән уңышлары шулай югары бәяләнде.

Сәламәтлек саклау системасын үстерүдәге уңышлары өчен район үзәк хастаханәсе гомуми практика табибы Маракаева Наилә Альберт кызына; хирургия бүлеге шәфкать туташы Ишмулкина Ирина Михайловнага; участок шәфкать туташы Фәсхетдинова Татьяна Александровнага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәте белдерелде.

Спас муниципаль районы башлыгы Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр:

Аграмак фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зарипова Илсөяр Хәкимулла кызы, Кузнечиха амбулаториясе гомуми практика табибы Мурсалова Әлфия Шәйхулла кызы.

Аларның сәламәтлек саклау системасында озак еллык нәтиҗәле хезмәте шулай югары бәяләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International