Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләрен тапшырды. Безнең районда бүләкләнүчеләр арасында тыл хезмәтчәне Римма Николаевна Шилова да бар.
Президент ветераннарга намуслы хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт әйтте, аларга озын гомер, сәламәтлек, иминлек теләде. “Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Республикабыздан гына фронтка 700 меңнән артык кеше китә. Аларның яртысы диярлек кире әйләнеп кайтмый. Без – җиңүчеләрнең варислары – илебезне фашист илбасарларыннан саклаган, госпитальләрдә, фабрика һәм заводларда көнне төнгә ялгап эшләгән кешеләрне беркайчан онытмабыз. Без бу истәлекне мәңге сакларбыз”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Урта мәктәпне тәмамлагач кем булачагы турында Римма Шилова артык уйлап тормаган. Җирдә эшләүне яратканга күрә, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Яшьли сайлаган һөнәренә ул гомере буе тугры калып, кырык елдан артык агроном булып эшли.