Шәһәрдәге кадетлар мәктәп-интернатын тәмамлаган Алексей Ковалев өчен үткән ел аеруча истәлекле булды. Зур тормышка аяк баскан егет өчен хатирәләренең барысы да бик кадерле. Күкрәген бизәгән “За охрану Олимпиады” һәм “За возвращение Крыма” медальләре күп нәрсә турында сөйли.
Игътибар итсәң, башка егетләрдән ул бер ягы белән дә аерылып тормый. Хәрби комиссариаттан повестка алгач, бер ел дәвамында Самарадагы Баш разведка идарәсе бригадасында шофер булып хезмәт итә. Кадетлар мәктәп-интернатында алган белем һәм чыныгуның армиядә файдасын бик күп тоя.
– Бу мәктәптә армия хезмәтенә әзерләүгә зур игътибар бирелә, – ди ул. – Биредә безне күп нәрсәләргә, беренче чиратта, дисциплинага өйрәттеләр. Армия тормышын исә дисциплинадан башка күз алдына китереп булмый...
Көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, бер бәхетле очрак килеп чыкмаса, Алексейга бәлки армиядә алган чыныгуыларның кирәге дә чыкмаган булыр иде. Татарстанда Президент күрсәтмәсе буенча (моннан берничә ел элек республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Севастопольдә булганда иң яхшы егетләрне хезмәт итәргә җибәрергә вәгъдә биргән) Кара диңгез флотында контракт буенча хезмәт итү өчен егетләр җыя башлыйлар. Алексей, ике дә уйлап тормыйча, хәрби комиссариатка килә һәм шунда хезмәт итәргә җибәрүләрен үтенә.
Севастополь диюгә, әлбәттә инде, беренче чиратта хәрби корабльләр белән бәйле хезмәт күз алдына килеп баса. Дөрес, кораб палубасына аяк басканчыга кадәр, Алексейга контрактка кул куйган 2013 елның октябрь аеннан башлап десант-штурмлау бригадасының минометчылар батальонында беркадәр вакыт шофер булып хезмәт итәргә туры килә. Түбәсе ябулы ГАЗ-66 машинасында хәрбиләрне тиешле урынга илтү һәм алып кайту бурычы тапшырыла.
Узган ел Россия күләмендә зур вакыйга – Сочидагы Олимпиада һәм Кырымны Россия составына кирекайтару кебек вакыйгалар булмаса, аның хезмәте шулай дәвам иткән дә булыр иде. Моны Алексей үзе дә яшерми. 2013 елның декабрендә Киевтагы хәлләрнең катлаулануы сәбәпле, Кара диңгез флоты командованиесе барлык корабльләрне тулы сугышчан әзерлек хәленә китерергә мәҗбүр була. Тиз арада барлык корабльләрне ышанычлы һәм кат-кат тикшерелгән хәрбиләр белән тулыландыралар. Әнә шулай безнең якташыбыз Севастополь бухтасында торучы су асты көймәләренә каршы торучы кечерәк корабларның берсенә эләгә.
Ул вакытта Киевтагы хәлләр көннән-көн катлаулана барганлыктан, сәяси хәл белән бәйле вакыйгалар да сәгате-минуты белән дигәндәй үзгәреп торды. Яңа ел алдыннан аларның Кара диңгез флоты эскадрасы составына керүче кораблне, шул исәптән “Москва” ракета крейсерын да кертеп, тиз арада Сочига җибәрәләр. Биредә ике айга якын рейдта торып, билгеләнгән районны саклыйлар. Корабльнең барлык хезмәтләре дә хәрби вахтада тора, радиолокация һәм акустика станцияләре туктаусыз күзәтүләр алып бара. Диверсантларның шәһәргә диңгездән һөҗүм итү мөмкинлеге бетерелә. Ике атна дәвамында Олимпиада барган көннәрдә бу тирәгә Американың да ике зур хәрби корабле килеп туктый. Соңыннан ачыкланганча, Америка хәрбиләре алдына да көтелмәгән берәр хәл килеп чыккан очракта, спорт уеннарында катнашучылар һәм тамашачыларны саклау бурычы куелган булган.
Олимпиада барышында бу корабль экипажы әгъзалары алдына куелган бурыч дежур торулар белән генә тәмамланмый. Өлкән офицер белән ун кеше даими рәвештә Олимпия шәһәрчегенең чит ил спортчылары яшәгән районында патрульлек итәләр. Дежурда торганда Сочида яшәүчеләрнең, Олимпия уеннарына килгән күпсанлы чит ил кунакларының шат йөзләрен күп күрергә туры килде, дип искә ала Алексей. Шөкер, дөньякүләм әһәмияткә ия булган зур спорт уеннары барышында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмый, чөнки хәрбиләр, башка көч структуралары Олимпиаданың иминлеген тәэмин итү өчен күп көч һәм зур тырышлык куялар. Әнә шуның өчен хәрбиләрнең барысына, шул исәптән Алексей Ковалевка да спорт форумы тәмамланганнан соң “За охрану Олимпиады” медале тапшырыла.
Аннан соңгы айлар да Алексей һәм аның хезмәттәшләре өчен шактый киеренке була. Уеннар ябылу тантанасыннан соң ук аларны Сочидан Севастопольгә кайтаралар. Кырымны Россиягә кире кайтару өчен референдум уздырылыр алдыннан сәяси хәл катлаулана бара. Украина флотының Севастопольдәге бухтада торган берничә корабы Киевның яңа җитәкчелеге күрсәтмәләрен үтәү өчен диңгезгә чыгарга тырыша. Киеренкелекне соңгы чиккә җиткермәс өчен, Россиянең Кара диңгез флоты командованиесе бухтадан чыгу юлын иске кораблар белән томаларга боерык бирә. Севастопольдәге рейдка шулай ук безнең кораблар, шул исәптән Алексей Ковалев хезмәт иткән су асты көймәсенә каршы торучы кораб та чыга. Украина белән Россия флотлары арасындагы аздан гына хәрби каршылык чыкмый кала, мәсьәлә тыныч юл белән хәл ителә. Аннары исә Украина диңгезчеләренә илнең башка хәрби частьләренә күчеп хезмәт итү мөмкинлеге тудырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, теләге булган хәрбиләргә Россиягә тугры калу турында ант бирү җае да чыга. Күпләр шулай итә дә. Россиягә Кырымны кире кайтаруда актив катнашкан хәрбиләргә, шул исәптән Алексейга да, медальләр тапшырыла.
Референдум узганнан соң да диңгезчеләргә хәрби вахтада тору сизелерлек җиңеләя, дип булмый. Киеренкелек узган ел дәвамында кимеми. Көтелмәгән очракларны кисәтү өчен аларга хәрби киемне бары тик корабльдә генә кияргә рөхсәт итәләр. Шәһәр урамнарына гадәттә “гражданский” киемнән чыгалар. Ярымутрау территориясендә тынычлыкны саклау өчен хәрбиләр тарафыннан күрелә торган чаралар тиешле нәтиҗәләргә китерә: бу вакыт эчендә телгә алып әйтерлек зур бәхәсле очраклар килеп чыкмый. Дөрес, Украина милләтчеләре тарафыннан хәлне кискенләштерү адымнары ясалып тора. Әмма аларны Кырымга керү юлында ук туктаталар. Кырым халкы һәм биредә хезмәт итүче диңгезчеләр Җиңү көне һәм Россиянең Хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм иткәндә Севастопольга Россия Президенты Владимир Путинның килүенә аеруча нык сөенгән. Бу бәйрәмнәр һәркем күңелендә онытылмыйча сакланачак.