Хыяллары чынга ашсын

2015 елның 20 феврале, җомга
Евгений Елистратов кечкенәдән үк төз гәүдәле хәрби кешеләргә кызыгып карый торган була, аларның физик көченә, ныклыгына, батырлыгына соклана. Үскәч, үзе дә хәрби кеше булырга карар бирә.

Баштарак икеләнгән вакытлары булса да, абыйсы Нариман Исмәгыйлев киңәшләре аны канатландырып җибәрә. Самарадагы хәрби госпитальдә хирург булып эшләгән абыйсы хезмәттәшләре, таныш-белешләре һәм туганнары арасында лаеклы абруй һәм хөрмәт казанган. Евгений белән тагын да якыннан аралашканнан соң, ул аның намуслы булуына, һәр эшкә җаваплы каравына игътибар итә. Моннан тыш, егетнең физик хәзерлеге дә яхшы була. Шулай итеп, абыйсы аңа хәрби училищега керергә киңәш бирә.

Евгений Антоновка мәктәбендә сигезенче классны тәмамлагач, документларын Ульяновск гвардия Суворов училищесына бирергә була. Гомуми фәннәр буенча имтиханнарны да, физкультура буенча нормативларны да (турникта тартылу, 3 километрга һәм 100 метрга йөгерү) җиңел тапшырып, курсант исемен ала.

Аның сүзләренә караганда, беренче мәлне иң авыры – өеннән, туганнарыннан аерылу була. Туганнары да аның янына һаман килеп йөри алмыйлар, үзе дә өенә каникул вакытында гына кайта ала. Суворовчыларга өйгә шылтырату өчен 21.00дән алып 21.30га кадәр ярты сәгать буш вакыт бирелә. Көндәлек режимның да һәр минуты исәптә – дәресләр, спорт күнегүләре, җәмәгать чаралары белән көннең үткәне дә сизелми. Шулай итеп, училищеда аларны чын егетләр итеп тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырыла. Мондый режимны үтәргә хәлеңнән килмәсә – хәрби була алмыйсың, башка һөнәр сайларга кирәк, дигән сүз...

Монда Евгений физик яктан да чыныгу ала. Училищега кергәнче үк ул авылның “Витязь” спорт клубында көрәш белән шөгыльләнгән булса да, училищеда самбо буенча алган күнекмәләрен тагын да камилләштерә. Иң яхшы спортчыларның берсе буларак, аны училище данын яклап, спортның бу төре буенча Санкт-Петербургта үткән Бөтенроссия ярышларында катнашырга чакыралар. Ульяновск Суворов училищесының 456 курсанты арасыннан бу ярышларда катнашу хокукы бары тик 14 егеткә кенә бирелә. Ярышлар Нахимов исемендәге Хәрби диңгез училищесында үтә, аннан Евгений өлкәннәр арасында самбо буенча икенче разряд алып кайта. Моннан тыш, егетләргә бу тарихи шәһәрнең һәйкәлләре, истәлекле урыннары белән танышырга, дуслары белән аның киң урамнары буйлап йөрергә мөмкинлек бирелә.

Казанда булган чаңгы ярышлары, Ульяновскида үткән дүрткөрәш бәйгесе дә Евгенийга үзенең физик чыныгуын сынап карарга мөмкинлек бирә. Бу ярышларның һәрберсендә Евгений Елистратов остазларының өметләрен аклап, үзен яхшы яктан гына күрсәтә.

Аның сүзләренә караганда, чын хәрби коралны, Калашников автоматын кулына алу – иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе була. Теория буенча берничә дәрестән соң, курсантларны ату күнекмәләре алырга полигонга алып чыгалар. Егетләр моның уен түгеллеген, үзләренә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен бик яхшы аңлыйлар.

Узган ел Суворов училищесын тәмамлаганнан соң, Евгений укуын кайда дәвам итү турында озак уйлап тормый. Училищены бетергән егетләрнең күбесе кебек, ул да укуын Казан югары хәрби команда училищесында (хәрби институт) дәвам итәргә була. Аның белән бергә укырга алар ротасыннан тагын ике курсант – училищеда укыган дуслары Артур Еникеев һәм Александр Игнашев та керә.

Казан хәрби училищесында аны, яхшы билгеләрен һәм уңай характеристикасын исәпкә алып, взвод командиры урынбасары итеп билгелиләр.
Курсантларны, аларның уку йорты уставын үтәүне контрольдә тоту хәзер Евгенийның бурычы булып санала. Моннан тыш, кирәге чыкканда курсантлар һәм укытучылар арасында арадашчы да булырга туры килә.

Беренче курста ук күп кенә яңа фәннәр өйрәнә башлыйлар, алар арасында “Корал төзелеше” һәм “Тактика” кебекләре бар. Бу дәресләрдә курсантлар авыр хәрби техника – танклар төзелешен өйрәнәләр.

– Мин берничә тапкыр танк экипажы составына кердем. Командир да, төзәүче дә булырга туры килде. Ә менә беренче курсларга әле техника белән идарә итәргә рөхсәт бирмиләр, – ди Евгений.

Укуның беренче көннәреннән үк аның карамагына Калашников автоматын тапшыралар. Аннан тыш, коралның башка төрләре – снайпер винтовкасы, пулеметны да җентекләп өйрәнергә кирәк булачак.

Евгений Елистратов укуның беренче семестрын бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Киләчәктә дә сынатмаска, тырышып укырга, хәрби эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнергә җыена. Евгений Елистратов кечкенәдән үк төз гәүдәле хәрби кешеләргә кызыгып карый торган була, аларның физик көченә, ныклыгына, батырлыгына соклана. Үскәч, үзе дә хәрби кеше булырга карар бирә.

Евгений Елистратов укуның беренче семестрын бары тик бишле билгеләренә генә тәмамлаган. Киләчәктә дә сынатмаска, тырышып укырга, хәрби эшнең барлык нечкәлекләрен өйрәнергә җыена.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International