Ветеран игътибар үзәгендә

2015 елның 20 феврале, җомга
“Яшь гвардия” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының рәсми группасына кергән район яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Камаевта кунакта булдылар.

Бу группа 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрле актив яшьләрне берләштерә. Алар шактый изге эшләр башкаралар. Бу очрашу да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган акция кысаларында булды.

Яшьләр ветеранның дәһшәтле сугыш еллары турында хатирәләрен тын да алмыйча дулкынланып тыңладылар.

Җиңү бәйрәме алдыннан сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре янына килеп, хәлләрен белешү бу оешма эшенең бер юнәлеше булып тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International