Яшь геройлар истәлегенә

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Балалар китапханәсендә икенче урта мәктәпнең алтынчы класс укучылары белән оештырылган очрашу яшь герой-антифашистлар истәлегенә багышланды.

Чара барышында Софья Радзиевскаяның “Болотные Робинзоны” китабы буенча фикер алышу булды. Әңгәмә “Китап театры” клубына йөрүчеләр әзерләгән әсәрләрдән өзекләр белән үрелеп барды. Фикер алышуда Диана Минейчева, Екатерина Илюшина, Валерия Беляева, Полина Рыбакова актив катнаштылар.

Укучылар шулай ук “Уйлап чыгарылмаган геройлар” күргәзмәсе белән таныштылар. Нәтиҗәдә укучыларның күпчелеге уку өчен сугыш турында китаплар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International