Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Борынгы Болгарда үрелгән сувенирлар
2015 елның 13 феврале, җомга
Безнең шәһәрдә яшәүче Сылу Абдрахманова талчыбыктан төрле әйберләр үрә. Башта ул моны кызык өчен генә эшләп карый, ә соңрак бу борынгы шөгыль белән чынлап торып мавыгып китә.
Әле кайчан гына Сылу апа нинди дә булса кул эше белән мавыгып китәрмен, дип башына да китермәгән. Авыл җирендә кул эше белән утырырга вакыты да булмый аның. Башкалар кебек, йорт һәм гаилә мәшәкатьләре, зур бакча, терлек-туар карап көннең үткәне дә сизелми. Моннан тыш, Екатериновка авыл хуҗалыгы кооперативында бухгалтер булып та эшләгән.
Барысы да бер мизгел эчендә, гаилә Болгарга күчеп киткәч, үзгәрә. Яңа урында башка эш эзләргә туры килә. Сылу Абдрахманова музей-тыюлыкка эшкә урнашкач, аңа кәрҗиннәр үреп карарга тәкъдим итәләр.
Аның өчен бу бөтенләй яңа, үзгә һөнәр була. Эш серләренә тәҗрибәле оста Валентина Студенцовадан өйрәнә. Әнә шулай эшли-эшли ул тәҗрибә туплый, тал чыбыкларын сындыра-сындыра, ялгышларны төзәтә-төзәтә осталыкка өйрәнә...
Кәрҗиннәр өчен талны ул үзе җыя. Гадәттә, тал су буйларында үсә, агачка зыян китермәскә тырышып, сак кына чыбыкларны кисеп җыя. Кайчагында юлчы булып эшләүче ире дә ярдәмгә килә. Юлдан үтеп йөргәндә башка агачлар арасында таллар күреп калса, буш вакытында шунда чыбык кисәргә килә.
Сылу Абдрахманова фикеренчә, чыбыкларның кайсы ел фасылында җыелуы сыйфатына тәэсир итми, аларның төсе генә башка булырга мөмкин: көзге чыбыклар көрән яки кызгылт булса, язын җыелганнары аксылрак төстә була.
Җыйган чыбыкны бер атнага якын киптергәч, эшкә тотынырга да була. Сылу Сәфәргәли кызы бер әйберне сәгатьләр буе ясый. Иң ансаты – кәрҗин үрү, аны ике сәгатьтә ясап була. Ә менә кашпо, ваза, ипи савыты кебек катлаулырак әйберләрне ясау өчен сабырлык, пөхтәлек, төгәллек таләп ителә.
Сылу Абдрахманова Интернет челтәреннән актив файдалана. Анда талдан төрле әйберләр үрү буенча киңәшләр күп икән. Ә тәҗрибәле осталар мастер-класслар үткәрә торган “YouTube” сайты бу эш белән яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен күп кенә файдалы мәгълүматлар бирә.
Инде берничә ел рәттән Алабуга шәһәрендә үткәрелә торган Бөтенроссия Спас ярминкәсендә катнашу башкалар белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Халык һөнәрләрен яңарту белән шөгыльләнүче башка музей-тыюлык хезмәткәрләре белән бергә, Сылу да тамашачылар игътибарына үзе ясаган әйберләрне тәкъдим итә. Ярминкәдә тал чыбыгыннан үрүче осталар шактый булганга, алар ясаган әйберләр белән танышу бик файдалы һәм кирәк эш.
– Тал чыбыгыннан чын сәнгать әсәрләре ясаучылар бар, – дип тәэсирләрен уртаклаша Сылу Сәфәргали кызы. – Мин әлегә мондый әйберләрне ясый алмыйм, алардан күп нәрсәләргә өйрәнергә кирәк. Ярминкәгә тагын бер барыр идем!
Шулай да бүгенге көндә тал чыбыгыннан төрле әйберләр ясау аның өчен эш кенә түгел, ә чын мавыгу да. Кичләрен буш вакытында яраткан шөгыленә тотына. Гөл чүлмәкләре, ипи, җиләк-җимеш савытлары һәм башкалар – болар барысы да тал чыбыгыннан ясалган һәм бүлмәләргә үзенә күрә бер ямь өсти.
Әнә бер почмакта зур гына кәрҗин, аңа юылачак керләр салынган. Ни дисәң дә, табигый материалдан ясалган әйберләр ясалмага караганда матур да, сәламәтлек өчен дә файдалы...
Музей-тыюлыкта туристларга сатыла торган сувенирлардан алынган керем барлык керемнәрнең ун процентын гына тәшкил итә. Хәер, башта ук халык һөнәрчелеге остаханәләре алдына зур керем алу максаты куелмады. Иң мөһиме – туристларның мондый әйберләргә ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. Теләге булган һәр кеше музей-тыюлыктан уңай тәэсирләр генә түгел, сувенир итеп борынгы Болгардан бүләкләр дә алып китә ала...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз