1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан җиреннән чыгарылды. Ун ел дәвам иткән, шактый кешенең гомерен алып киткән мәгънәсез сугыш шулай тәмамланды. Һәлак булучылар арасында безнең районнан да алты егет бар – Александр Корчагин, Сергей Пантелеев, Николай Сорокин, Сергей Рубцов, Марат Мингалиев, Әнәс Зәйдуллин. Аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Мин Татар Такталы авылында яшим. Өебез Әнәс Зәйдуллин исемен йөрткән урамда урнашкан. Элек аның турында ишеткәнем юк иде һәм авылдашлардан аның кем булуы белән кызыксындым.