Иртәгә – хәйрия марафоны

2015 елның 13 феврале, җомга
Традицион чара быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелә.
Башка еллардагы кебек, акциянең төп максаты – мохтаҗларга ярдәм итү. Җыелган акча аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тотылачак. Безнең арада андый кешеләр аз түгел һәм теләге булган һәр кеше аларга ярдәм кулын суза ала. Күп коллективлар инде акча җыеп яки аны махсус хәйрия счетына күчереп өлгерде. Бу игелек акциясенә һәр кеше үзеннән өлеш кертә ала.

Марафон район мәдәният йортында була. Башлана 11 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International