Классташлар очрашты

2015 елның 13 феврале, җомга
Узган атнада шимбә көнне Никольск мәктәбендә традицион очрашу кичәсе үтте.

Анда килүчеләр өчен кызыклы юмористик концерт әзерләнгән иде. Очрашу барышында элеккеге укучылар хатирәләрен уртаклаштылар, белем дөньясына алып кергән укытучыларын искә алдылар һәм аларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Очрашу кичәсенә укучылар төрле яклардан кайткан. Мәсәлән, Юрий Чубаров хәзер Ишим шәһәрендә яши. Ул мәктәпне 1995 елда тәмамлаган, быел аларның чыгарылыш юбилее. Кичәнең истәлеге итеп, укучылар үзләренең беренче укытучылары Ирина Кафаровага, класс җитәкчесе Зоя Золинага, башка укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International