Кунакта – хәрби училище курсанты

2015 елның 13 феврале, җомга
Казан югары хәрби команда училищесы (хәрби институт) курсанты Евгений Елистратов күптән түгел Антоновка мәктәбендә кунакта булды.

Укучыларның курсант белән очрашуы “Мин патриот” оборона-массакүләм эше айлыгы кысаларында оештырылды. Евгений укучыларга бу хәрби уку йортында уку үзенчәлекләре, шулай ук үзе тәмамлаган Ульяновск гвардия Суворов хәрби училищесы турында сөйләде. Ул шулай ук күпсанлы фоторәсемнәрдән ясалган презентация күрсәтте.

Евгений мондый уку йортларына керү шартлары белән таныштырды һәм гомерен хәрби эшкә багышларга теләгән егетләргә киңәшләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International