Эшмәкәрләр саны арта

2015 елның 13 феврале, җомга
Быел алты кеше Мәшгульлек үзәге тарафыннан тәкъдим ителгән үз-үзеңне эшле итү программасыннан файдалана алачак.

Элеккечә үк, халыкны эш белән тәэмин итү аерым бер схема буенча оештырыла. Мәшгульлек үзәгендә учетта торган кеше үзенең булачак эшенең бизнес-планын төзергә тиеш. Бу документны махсус комиссия тикшереп, кабул итә, я кире кага ала. Уңай карар кабул ителгән очракта бу кешегә салым органында эшмәкәр буларак учетка басарга кирәк булачак. Ә тиешле теркәү процедураларын үткәннән соң аңа үз эшен ачу өчен дәүләт субсидиясе бирелә. Быел аның суммасы 117 мең сумнан артыграк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International