Мәдәният йортында өлешчә ремонт эшләре тәмамланган, биредә тулысынча җылыту системасы алыштырылган, башка мөһим эшләр башкарылган. Бу максатлар өчен район бюджетыннан 2 миллион 740 мең сум акча тотылган. Шулай ук Советның республика халык проектлары конкурсында җиңеп алган грант акчасы да мәдәният учагын төзекләндерү өчен файдаланылган. Ремонт эшләрен тулысынча тәмамлау өчен республиканың Мәдәният министрлыгы тагын 3 миллион сумга якын акча бүлеп биргән.
Дала Йорткүлендә урамнарны яктырту мәсьәләсе хәл ителгән. Биредә электр баганаларына фотореле ярдәмендә эшләүче 15 лампочка куелган.
Урманасты Йорткүлендә дә тузган электр баганаларын тулысынча алыштырганнар. Урамнарны кардан чистарту өчен көпчәкле трактор сатып алынган.
Узган ел язында авыл халкы үзара салым җыю буенча игълан ителгән референдумда да актив катнашкан. Барысы 120 меңнән артык акча җыелган, инде республика бюджетыннан 543 мең сум акча да алынган. Калган өлеше шушы елның беренче кварталында күчерелергә тиеш. Акчаның бер өлеше вак таш сатып алуга, Иж–Борискинода һәйкәл төзүгә, янгын сүндерү депосына капка ясату, түбә ябу өчен профнастил, башка кирәк–яраклар сатып алуга тотылган.
Шулай да, халыкны борчыган проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, Урта Йорткүлнең кайбер урамнарында яшәүчеләр күптән су белән тәэмин итүнең начар булуыннан зарлана. Аптырагач, кайберәүләр үз бакчаларында су скважиналары да казыткан. Дөрес, бу кыйммәткә төшә, тик сусыз да утырып булмый. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен яңа скважина казытырга кирәк.
– Җирлек Советы байтак эшләр башкарган, – диде утырышка йомгак ясап район башлыгы Камил Нугаев. – Монысы сөендерә, тик менә авылыгызда балалар туу күрсәткеченең ноль булуы күңелне сагайта. Балалар тумаган авылның киләчәген ничек күз алдына китерәсез? Юллар, мәдәният учреждениеләре, фельдшер-акушерлык пунктлары киләчәк буыннарга исәп тотып төзелә. Сез моны аңларга тиеш...
Район башлыгы шушы араларда гына республика Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмә нәтиҗәләре турында да кыскача сөйләп үтте.
Республика башлыгы мәктәпләрдәге балалар саны кырыкка да тулмаучы районнарны тәнкыйтьләгән. Бездә дә бит шул хәл күзәтелә. Димәк, авылларның киләчәге турында бүген кайгыртырга кирәк. Аннары соң булуы мөмкин...