Кошлар турында кайгыртып

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Бураково урта мәктәбенең 1 һәм 2 класс укучылары Алексей Иванов белән Варвары Баринованың эшләре конкурска тәкъдим ителгән унике җимлек арасыннан иң яхшылары дип табылды.

Конкурс “Һәр кошка – берәр җимлек” акциясе кысаларында уздырылды. Укучылар бу чарада актив катнаштылар. Алексей, мәсәлән, җимлекне кабактан ясаган. Шунысын әйтергә кирәк, җим беткән очракта, кошлар кабакны чукып ашый башлыйлар.

Варвара исә җимлекне катыргы тартмадан, сок шешәсе һәм агачтан ясаган. Икенче класс укучысы Виктория Кадыйрованың җимлегенә дә югары бәя бирелде. Башка укучылар да сынатмаска тырышканнар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 класс укучысы Марсель Шаһиев кошлар турында иң күп кайгыртучы укучы булып танылды. Балалар җимлекләрне йорт яннарындагы агач-куакларга элеп куйган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International