Аучыларга уңайлы булсын өчен

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Узган ел ахырында бердәм федераль үрнәктәге ау билетлары тарату һәм гамәлдән чыгару өчен гариза бирү буенча электрон хезмәт эшли башлаган.

Хәзер ау билетын рәсмиләштерү күпкә җиңелрәк. “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре” (uslugi.tatar.ru) порталында ау билетын гариза биргәннән соң биш эш көне эчендә рәсмиләштерәләр. Аны Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29нчы йорт адресы буенча алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International