Тиешле чаралар күреләчәк

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Район башлыгы каршында социаль – икътисадый тармактагы тискәре күренешләрне кисәтү буенча кризиска каршы комиссия төзелде.

Әлеге координация органы кризис белән бәйле рәвештә килеп туган төрле очракларны тикшерү һәм тиешле чаралар күрү өчен булдырылган. Яшереп торасы юк, җәмгыятебездә килеп туган әлеге вәзгыятьтән сәүдә, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм башка предприятиеләр оста файдаланып калырга тырышалар. Соңгы араларда сәүдә нокталарында бәяләрнең кинәт артуы халыкта канәгатьсезлек тудыра башлады. Район башлыгы каршында төзелгән әлеге орган оешмалар, предприятиеләр һәм эш белән тәэмин итүчеләрдән, шулай ук җаваплы кешеләрдән кирәкле барлык документларны соратып алырга, утырышларга власть органнары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләрен, җитәкчеләрне чакыртырга хокуклы. Социаль – икътисадый үсешкә бәйле булган аеруча борчыган мәсьәләләр тиешле чара күрү өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы икътисадый совет утырышында тикшерү өчен җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International