“Зәңгәр патруль” бүләк алды

2015 елның 6 феврале, җомга
“БАКАЛЕЯ” җәмгыяте хезмәткәре (Казан шәһәре) Фәрит Хәйруллин коррекция интернат-мәктәбе укучыларына зур плазма панельле телевизор бүләк итте.

Мондый бүләккә укучылар “Зәңгәр патруль” отрядының актив эшләве аркасында лаек булды. Отряд инде берничә ел “Средневолжрыбвод” федераль дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре белән бергә табигатьне саклау чараларында катнаша. Ихтиологлар белән бергә балалар ярны чүп-чардан чистарталар, сулыкларда ясалма уылдык чәчү урыннары оештыралар.

Быелга да укучылар өчен теория һәм практика дәресләрен үткәрү планлаштырылган, бу турыда әйдәп баручы ихтиолог Владимир Храменков сөйләде.
Үз чиратында, мәктәп дирекциясе дә кунаклар алдында бурычлы булып калмады: Фәрит Хәйруллинга һәм Владимир Храменковка рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International