Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Һәр укытучының – үз алымы
2015 елның 6 феврале, җомга
“Шәхес тәрбияләү-2015” муниципаль конкурс финалында 2нче урта мәктәп укытучылары Эльвира Четанова һәм Ольга Выжленкова җиңеп чыкты.
Бу конкурс мәгариф учреждениеләрендә белем бирүче педагогия хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын арттыру һәм статусын күтәрүне максат итеп куя. Ул ике номинациядә – “Иң яхшы класс җитәкчесе” һәм “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы” буенча үткәрелә. Быел бәйгедә катнашырга 11 укытучы теләк белдергән иде, аларның алтысы финалга чыкты. Финалда укытучы һәм укучы арасындагы стандарт булмаган мөнәсәбәтне тикшереп, дөрес җавап сайлап алырга, үзеңнең белем бирү программаң турында сөйләргә һәм үз-үзеңә презентация ясарга кирәк иде. Укытуда педагоглар белем бирү системасында булган төрле алымнарны, методикаларны, технологияләрне кулланалар һәм аларның һәрберсе үз эшенең иң уңышлы якларын ачып бирергә тырышты. Һәр укытучының үзенә генә хас эш алымнары бар.
Мәсәлән, “Иң яхшы класс җитәкчесе” номинациясендә җиңеп чыккан Эльвира Четанованың эш принциплары дуслык һәм укучының игътибарын тулысынча җәлеп итүгә, килеп чыккан бәхәсләрне төрле уеннар аша хәл итүгә корылган. Беренче урта мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Светлана Битунова шул ук номинациядә икенче урынга лаек булды. Ул үз эшенә чынлап гашыйк һәм балаларга белем биреп кенә калмыйча, аларны чын шәхес итеп тәрбияләргә тырыша. Ә өченче урынны алган Иж-Борискино мәктәбе укытучысы Ирина Егорова үз эшендә проектлау, импровизация алымнарын куллана һәм иң мөһиме – укучыларны яшәргә өйрәтү дип уйлый.
Вакытны файдалы үткәрү – өстәмә белем бирү педагогы, “РамАрт” мәктәп бизнес-компаниясе җитәкчесе Ольга Выжленкованың тормыш кредосы нәкъ шундый. Аның өчен иң мөһиме – класстан тыш чараларга балаларны көчләп җәлеп итмәү, алар монда үзләре теләп йөрергә тиеш. Шунлыктан ул укучылары – үзенең эш партнерлары өчен төрледән-төрле яңалыклар, кызыклы шөгыльләр уйлап табарга тырыша. Бергәләшеп чәй эчүләр, психология минутлары, мактау сүзләре укучыларга кызыклы булудан тыш, чиктән тыш файдалы да, чөнки балаларның укуга омтылышын, активлыгын арттыралар. Үзенә исә бер үк вакытта актер да, дипломат та булырга туры килә. Боларның барысы да югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә.
Конкурста икенче урынны алган Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов хәрби-патриотик тәрбияне сүзләрдә түгел, үз үрнәгендә күрсәтә. “Болгар” эзләнү отряды эзтабарлары белән бергә ул сугыш булган урыннарга алты экспедициядә катнашкан. Ә эшенең төп принципы – без азатлык өчен гомерен корбан иткән батырларны онытмаска тиеш.
Иске Рәҗәп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Роза Вилданова мәктәптә эшләүче “Алтын куллар” түгәрәгенә җитәкчелек итә. Түгәрәктә укучылар декоратив-гамәли сәнгатькә генә түгел, матурлыкны танып белергә дә өйрәнәләр. Дәресләрдә балалар тегү, бәйләү, башка кул эшләре белән шөгыльләнеп, вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрәләр.
Конкурсантларның барысына да рәхмәт белдерелде, ә финалистларга мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Алена Колчина Мактау грамоталары һәм җиде мең, биш һәм өч мең сумлык сертификатлар тапшырды.
Читтән торып үткәрелгән турда катнашкан Наталья Бердникова, Елена Чегодаева, Татьяна Якимова, Румия Загирова һәм Ольга Муханинага шулай ук Мактау грамоталары тапшырылды.
Алда призерларны конкурсның зона этабына хәзерлек көтә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Бүген терлекчелек мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырдылар
Бүген терлекчелек мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырдылар
9
декабрь, 2025 ел
9 декабрьдә ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә.
9 декабрьдә ил ел саен Россиянең бөек тарихының истәлекле датасын - Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә.
Бүген бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары башланды!
Бүген бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары башланды!
«Антошка» балалар бакчасы тәрбиячесе «Мин ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ һәм эшлим - 2025» конкурсында катнашты.
«Антошка» балалар бакчасы тәрбиячесе «Мин ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ һәм эшлим - 2025» конкурсында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз