“Җитмеш изге эш”

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Ким мәктәбендә шундый девиз астында төрле чаралар үткәрелә.

Узган атнада монда “Ватан сакчылары” класс сәгатьләре булды. Урта класс укучылары өчен Сталинградны саклаучы солдатларның тиңдәшсез батырлыгы турында батырлык дәресе үтте. 7-8 класс укучылары рыцарьлар турниры үткәреп, анда сигезенче классның “Мушкетерлар” командасы җиденче класс командасын җиңеп чыкты.

Ә Борис Андриянов җитәкчелегендәге “Болгар” эзләнү отряды эзтабарлары архив документлары белән эшләгәндә, әлегә кадәр хәбәрсез югалган дип саналган егермедән артык якташларының исемен таптылар. Аларның концлагерьларда һәлак булуы, шулай ук кайда күмелүләре билгеле булды. Өлкән класс укучылары “Үлемсез полк” район акциясендә актив катнашалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International