Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
“Барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк...”
2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Узган атнада Кузнечиха авыл җирлегендә үткән отчет сессиясендә үткән ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Бу планнарны тормышка ашыруда авыл халкы да актив катнашырга тиеш.
Кешеләр генә түгел, авыллар да картая икән. Кузнечиха да соңгы дистә елларда бик нык үзгәрде һәм ни кызганыч, уңышлар турында монда үткән заманда гына сөйләргә калды. Бу авылның кайчандыр район үзәге булып, ремонт-техник станциясе, май заводы, кирпеч заводы, пекарня, аэропорт, ашханә һәм башка учреждениеләр эшләве турында хәзер өлкән яшьтәге кешеләр генә хәтерли торгандыр. Ни генә булмасын, тормыш дәвам итә, буыннар алмашынып, авыл тарихында үз эзен калдыралар.
Авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов сүзләренә караганда, бүгенге көндә җирлек территориясенә кергән Кузнечиха һәм Покровка авылларында 461 кеше яши. Отчет чорында 5 бала туган, 12 кеше үлгән. Дүрт кеше теркәлүдән төшеп, бишәү авылда пропискага кергән. Бу саннар үзе күп нәрсәне аңлата. Демографик хәл яхшы якка үзгәрмәгән очракта, тиздән балалар бакчасына йөрерлек бала калмаячак. Хәзер исә бакчага җиде бала йөри, ә мондый зур авыл өчен бу бик түбән күрсәткеч. Җирле мәктәптә 42 укучыны 14 укытучы укыта һәм 11 кешелек техник персонал хезмәт күрсәтә икән – бу саннар да уйланырга мәҗбүр итә. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин билгеләп үткәнчә, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә укучыларның санын 150гә җиткерүне максат итеп куя. Шулай итеп, аз комлектлы мәктәпләр тиздән бөтенләй бетереләчәк. Бу бюджет акчаларына экономия ясау максатыннан гына түгел, белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатында да эшләнә.
Авыл җирлеге башлыгы авылда ел буе кичләрен спорт залы эшләвен горурлык белән әйтте. Монда теләгән кеше вакытын файдалы итеп үткәрә ала. Мәсәлән, узган ел авыл командасы район спартакиадасында актив катнашып, зона этабында икенче урынга чыккан. Ә район этабында өченче урын яулаган өчен аңа 50 мең сумлык сертификат тапшырылган. Бу акчаны спорт инвентаре сатып алуга тотканнар.
Авылның мәдәни тормышы да бер урында гына тормый. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар даими рәвештә район конкурсларында катнашалар, төрле бәйрәмнәргә концертлар оештыралар, күршеләрне дә чыгышлары белән сөендереп торалар. 2014 елда үткәрелгән авыл көненә 300дән артык кеше җыелган булган. Халык фикеренчә, бу бәйрәм барысына да ошаган һәм авыл быел да 30 майда кунаклар көтеп кала.
Авылда Нинель Садриева җитәкчелек иткән “Суар” музей филиалы эшли. Анда даими рәвештә төрле чаралар, балалар белән очрашулар үткәрелә. Тарих сөючеләр “Туган як” түгәрәгенә теләп йөриләр. Иң мөһиме – музейга килүчеләр саны елдан-ел арта бара. Аларга авыл осталарының алтын куллары ясаган сувенирлар тәкъдим итәләр.
Табиб амбулаториясендә гомуми практика табибы Әлфия Мурсалова күрсәткән ярдәмнән дә авыл халкы тулысынча канәгать. Амбулаториядә 9 кешелек көндезге стационар, стоматология кабинеты, ашыгыч ярдәм филиалы эшли. Сәүдә нокталары да эшне уңышлы гына алып бара. Тик су белән тәэмин итүдә шактый проблемалар бар. Күптән түгел 6 су суырту башнясы, 12 километр суүткәргечләр һәм 7 колонкага Спас водоканалы хезмәт күрсәтә башлаган. Су үткәрү челтәре һәм колонкалар инде күптән искергән, тузган, аларны даими рәвештә ремонтлап, алыштырып торырга кирәк. Ә бу исә шактый кыйммәткә төшә. Кузнечиха халкының кайберсе су өчен түләргә ашыкмый, нәтиҗәдә башкалар зыян күрә. Су – товар, аның өчен вакытында түләп барырга кирәклеген онытмаска кирәк.
Үзкеремнәрнең шактый өлешен җир салымы тәшкил итә. Җирлек территориясендә 4522 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, аларның 1566 гектары – “Хузангаевский” һәм “Красный Восток Агро” җәмгыяте карамагында. Халыкның кайберсе Федоренко крестьян (фермер) хуҗалыгында эшли. Кешеләрнең эшсез утырмавы, билгеле, бик әйбәт. Шунысы гаҗәп – былтыр Кузнечиха халкы шәхси хуҗалыклардан бары тик 56 тонна сөт тапшырган. Ни өчен аз? Эш шунда, шәхси хуҗалыкларда бары тик 87 сыер бар, яшь терлекләр саны 90га да җитми. Ә бүгенге көндә хуҗалыкта терлек асрау бик зур әһәмияткә ия. Терлек-туар тотарга теләге булган кешегә дәүләт төрле субсидияләр һәм кредитлар рәвешендә һәр яклап ярдәм итә. Тик Кузнечиха халкы нигәдер бу мөмкинлектән файдаланырга ашыкмый.
– Дөрес, бу өлкәдә уңышлы тәҗрибә дә бар безнең, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы. – Мәсәлән, Исмәгыйлевлар гаиләсе күптән үз фермаларында терлек асрый. Ел саен 30 тонна чамасы сөт, ит саталар. Шул акчага Кузнечихада әйбәт йорт салдылар. Исмәгыйлевларның үз җирләре дә бар, болын һәм көтүлекләр арендага алынган. Мәхмүт белән Әминә авырлыклардан курыкмыйлар, бар эшкә дә өлгерәләр. Шундый кешеләрдән үрнәк алырга кирәк!
Авылны төзекләндерүдә дә уңай үзгәрешләр бар. Аерым алганда, йорт яннарын тәртипкә китерүгә кешеләр хәзер җитдирәк карый башлады. Җәен “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте тырышлыгы белән 800 метр мәктәпкә илтә торган юлга вак таш җәелде. Хәзер инде Заречный урамы язгы ташу чорында авылдан аерылып калмый, ә укучылар язгы каникулга билгеләнгән вакытта чыга ала.
Узган ел авылда үзара салым буенча референдум үткәрелеп, аны кертүне яклап халыкның 81 проценты тавыш бирде. Нәтиҗәдә халык 37 мең сум акча җыйды, бу суммага республика бюджетыннан 148 мең сум өстәлде. Акча урамнарны яктырту өчен фонарьләр сатып алу, Покровкадагы зират коймасын яңарту, күперләрне, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәлне ремонтлау, аңа мемориаль такта ясатуга тотылды.
Сессия эшендә катнашкан район башлыгы Камил Нугаев халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлдерелгән эшләргә игътибар бирелүен билгеләп үтте һәм республика программасы буенча Покровкага илтә торган юлга вак таш җәелергә тиешлеген, борынгы Суарга туристларны җәлеп итү өчен кайбер фикерләр булуын ассызыклады. Шул ук вакытта ул Кузнечиха халкын шәхси ярдәмче хуҗалыкларны киңәйтергә, ашлык, ит һәм сөт җитештерүне арттырырга өндәде, чөнки илдәге хәлләргә караганда, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ тиздән күпкә артырга тиеш.
– Көндәлек тормышта проблемалар була инде ул, – диде сүзен йомгаклап район башлыгы. – Аларны хәл итү өчен, барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Моның өчен иң мөһиме – бердәм тырышлык. Шул чакта гына уңай нәтиҗәгә өметләнергә була...
Сессия эшендә шулай ук прокурор Дамир Яфизов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Егор Самохвалов, полиция оперуполномоченные Разил Заһидуллин, РФ Пенсия фонды идарәсенең Спас районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Марюхова һәм башкалар катнашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз