– Балалар иҗат йорты һәм район мәктәпләре каршында эшләгән берләшмәләр сәламәтлеге шәптән булмаган меңгә якын баланы берләштерә, – дип билгеләп үтте Балалар иҗат йорты директоры Зөлфия Тихонова. – Алар белән балаларны аңлаучы, һәрвакыт ярдәмгә килә алырлык педагоглар эшли. Юлия Николаевна да нәкъ шундый остазларның берсе. Балалар белән уртак тел табып, алар белән зур эш алып бара ул.
Күптән түгел генә Юлия Николаевна Балалар иҗат йорты директорының укыту-тәрбияләү эше буенча урынбасары итеп билгеләнгән. Ә бу исә җаваплылык та, эш тә күбәя дигән сүз. Ләкин Юлия Николаевна сәламәтлеге чикле балалар белән эшләвен туктатырга җыенмый һәм киләчәктә дә алар өчен юл күрсәтүче, сихри иҗат дөньясына ачкыч табарга ярдәм итүче остаз булып калырга өметләнә.