Блокада турында истәлекләр

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Барлык классларда да Ленинград блокадасын өзүнең 71 еллыгына багышланган класс сәгатьләре булды.

Мәсәлән, 7Б классы слайд-шоу күрсәтеп, бу көн уңаеннан Санкт-Петербургта үткәрелә торган төрле чаралар белән таныштырдылар. Блокадада калган шәһәр
турында шигырьләр укыдылар, соңыннан сугыш корбаннары истәлегенә хәтер шәме кабыздылар. Класс җитәкчесе Татьяна Авдеева блокадада һәлак булган ленинградлылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International