Нәниләргә – юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
“Теремок” балалар бакчасына йөрүчеләр 1нче мәктәпкә “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакла!” дигән класс сәгатенә килделәр.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында балаларга әкият геройлары сөйләде. Әкият Татьяна Козлова җитәкчелегендә дүртенче класс укучылары, яшь хәрәкәт инспекторлары отряды әгъзалары тырышлыгы белән әзерләнгән. Дәрескә килүчеләр алдында ЮХИДИ бүлеге инспекторы Зилә Фәсхетдинова чыгыш ясады һәм нәниләргә бу очрашудан истәлек итеп кечкенә генә бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International