Чараның максаты – үсеп килүче буында патриотлык, фашист илбасарларына каршы канкойгыч сугышта җиңеп чыккан батыр халкыбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү. Дәрескә кайчандыр безнең газета битләрендә басылып чыккан язма нигез итеп алынды.
“Аның исеме Абдулла иде” дигән язманы “Суар” филиалы мөдире Нинель Садриева (материалның авторы) Казанда яшәүче Абдулла Закиров белән көтмәгәндә очрашканнан соң язып чыкты. Абдулланың әтисе Хәсият Закиров сугышта яралангач, Абдулла Вафин аны сугыш кырыннан алып чыга. Шул кыска гына вакыт эчендә алар үзләренең якташлар булуын беләләр. Хәсият тумышы белән Көек авылыннан, Абдулла – Ямбактыдан булып чыга. Шул чакта алар сугыштан исән кайтсалар улларына, бер-берсенең исемен кушарга вәгъдә бирәләр. Тик Абдуллага Җиңү көнен күрергә насыйп булмый: яралыны санитарлар янына китергәч, ул үз часте сугышчылары артыннан йөгерә, ләкин дустының күз алдында һәлак була. Ә Хәсият үзенең исән калуы өчен кемгә бурычлы булуын бер минутка да исеннән чыгармый һәм вәгъдәсен үтәп, сугыштан соң дөньяга килгән улына үзен коткарган Абдулла исемен бирә.