“Теремок”та өстәмә группалар ачылды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
“Теремок” балалар бакчасы базасында ике өстәмә группа эшли башлый.

“Чайка” приюты ябылганнан соң, элеккеге хуҗаларына кире кайтарылган бинада балалар яслесе оештырылды һәм анда 2011–2013 елда туган нәниләр йөриячәк.

Балалар бакчасы мөдире Лариса Мартынова билгеләп үткәнчә, балаларга уңайлы булсын өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Җирле бюджет хисабына кирәкле җиһазлар, урын-җирләр сатып алынган. Шулай ук балаларны кабул итү графигы да эшләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International