Авылдашлары исә Петр Дмитриевичны бик тырыш, намуслы кеше буларак беләләр. Ул элеккеге ат заводында эшләгән, ат караучы да, чабышкы атларны өйрәтүче дә, каравылчы да булган.
Озак еллар гомер иткән Никольски авылы белән ветеран әле дә элемтәне югалтмый. Кыш чыгарга ул Болгарга, ветеран буларак алган фатирына килә, ә җәен исә туган авылына кайта. Бүгенге көндә аны кызлары карап тора. Анна – Казанда, Татьяна Мәскәүдә яшәсә дә, әтисен карап-тәрбияләп торуны алар үзләренең бурычы дип саный.