Бәйрәм тантанасында

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Узган атнада Полянка авыл китапханәсендә Татьяна көненә багышланган бәйрәм үткәрелде.
Хезмәт ветераннары Татьяна Авдонина, Татьяна Булыгина, балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Ефименко һәм балалар бакчасы мөдире Татьяна Комягина бу көнне игътибар үзәгендә булдылар. Бу исемне йөртүчеләр өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Аларга барысы да җылы теләкләр теләделәр, шигырьләр багышладылар, уеннар, конкурслар, викториналар оештырдылар.
Кичә дустанә һәм җылы атмосферада үтте. Монда аны оештыручылар – китапханәче Зөлфия Холмирзоева һәм мәдәният йорты директоры Наталья Остудинаның өлеше зур. Иң мөһиме – бу көн дүрт Татьяна өчен дә чын бәйрәмгә әверелде һәм кешеләр күтәренке кәеф белән таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International