Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Киләчәккә ышаныч белән карый
2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе
Санкт-Петербургның армия генералы Андрей Хрулев исемендәге Материаль-техник тәэмин итү хәрби академиясендә Марат әле ярты ел гына укый. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең дөрес һөнәр сайлавына тагын бер кат ышанган.
Ватанны саклау гомер-гомергә ир-атның изге бурычы булганлыктан, хәрби эш илебездә иң абруйлылардан саналды һәм Марат та шушы юлны сайларга була. Моннан тыш, хәрбиләргә генә хас булган тәртип һәм дисциплина яратуы да үз ролен уйнагандыр. Марат үзе дә чиста-пөхтә йөри, билгеләнгән очрашуга беркайчан да соңга калмый.
Хәрби материаль-техник тәэмин итү академиясен ул очраклы гына сайламаган. Укырга кергәнче, Интернет аша шактый хәрби уку йортлары белән танышып чыккан һәм бүгенге көндә армияне тәэмин итүнең мөһимлеген аңлап, укырга шунда керергә була. Мондый эш хәрби хезмәттә генә түгел, гадәти тормышта да кирәк, ә академиядә алынган гражданлык белгечлегенең киләчәктә дә яравы бар. Академия традициясе буенча, монда материаль тәэмин итү подразделениеләрен өйрәнүдән тыш, бер үк вакытта автомобиль транспортында йөкләр ташу һәм идарә итүне оештыруга да өйрәнергә мөмкин.
Автомобиль юлларын, күперләрне һәм тоннельләрне торгызу, төзү һәм файдалану белән беррәттән, инженер корылмалары төзелешен дә өйрәнергә була.
Югары уку йортын сайлаганда, аның Россиянең тарихи башкаласы, күпсанлы ядкарьләргә һәм истәлекле урыннарга бай булган Санкт-Петербург шәһәрендә урнашуы да роль уйнаган. Бу шәһәрдә яшәүдән, мөгаен, бер кеше дә баш тартмас иде. Маратның да шундый теләге булган.
Укырга керү җиңел булмый: 70 урынга 170 кеше гариза бирә. Марат имтиханнарга җентекләп хәзерләнә. БДИ нәтиҗәләре дә шактый югары, моннан тыш, тренер Ренат Шәрипов җитәкчелегендә берничә ел буе кул көрәше белән дә шөгыльләнә. Спортта да сынатмаган Марат: республика беренчелегендә җиңүче, Россия турнирларында призер булган, яшүсмер чагында ук икенче өлкәннәр разряды алган. Шуңа да укырга кергәндә турникта тартылу, 3 километрлы кросс һәм 100 метрга йөгерүдә сынатмаган. Һөнәри тестларны да, хәрби-медицина комиссиясен дә үткән.
Маратка монда барысы да ошый. Курсантларга студентлар өчен шактый зур суммада – аена 12 мең сум акча түләнә, сессияне “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә тапшырган, югары физик хәзерлек һәм фәнни эшләр конкурсында җиңү өчен премияләр өстәлә. Курсантлар тулысынча дәүләт исәбенә тәэмин ителәләр, түләүсез тукланалар, казармаларда яшиләр, сезон саен форма бирелә, медицина хезмәте күрсәтелә. Укуны махсус җиһазландырылган кабинетларда һәм өйрәтү полигоннарында югары квалификацияле белгечләр алып бара. Бу уку йортыннан егетләр чын ир-атлар булып чыгалар. Һөнәри күнекмәләр һәм теориядән тыш, аларга сугыш кырында һәм гадәттән тыш хәлләрдә ниләр эшләргә кирәклеген өйрәтәләр.
Урта хәрби белем бирү академиясендә уку 2 ел 10 ай дәвам итә, аннары кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Хәрби хезмәт үткәндә, югары белем алу өчен укуны читтән торып дәвам итәргә була. Югары һөнәри бүлеккә караганда, югары белемне һәм лейтенант дәрәҗәсен ике тапкыр тизрәк алырга мөмкин. Укуын тәмамлагач, һәр курсант эшкә урнаштырыла, аңа түләүсез торак, карьера үсеше өчен мөмкинлекләр бирелә һәм 30 мең сумнан алып хезмәт хакы билгеләнә.
Курсантлар бу уку йортында үзләренең рухи, мәдәни һәм физик үсешләрен камилләштерәләр. Истәлекле урыннар, борынгы һәйкәлләр, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе музейлары һәм күргәзмәләре буенча экскурсияләргә йөриләр. Шулай ук спорт залында да күп вакытны уздыралар. Спорт белән җитди шөгыльләнеп, ярышларда катнашу да җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә.
– Бу уку йортын сайлаганыма бер дә үкенмим, – ди Марат. – Бу эш илгә һәрвакыт кирәк булачак һәм киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз