Бу гаиләгә үлем еш кына моңа кадәр дә уйламаган-көтмәгәндә килеп тора. Революционерның бабасы Яков Куйбышев патша армиясендә хезмәт иткән чагында үз-үзенә кул сала. Әтисе Владимир Яковлевич шулай ук хәрби кеше була, рус-япон сугышында контузия ала һәм тиздән баш миенә кан савудан үлә. Валериан Куйбышевның апасы һәм абыйсы бәләкәй чакта үлә, ә тагын бер абыйсы Михаилны 14 яшьлек чагында ялгыш кына мылтыктан атып үтерәләр. Куйбышевның икенче хатыны Евгения Коган 1937 елда атыла. Ә өченче хатынын Куйбышев ниндидер тире авыруы эләктергәннән соң, өеннән куып чыгара.
Валериан Куйбышевның сәламәтлегенә килгәндә, үләренә ике көн кала ул медицина тикшерүе үтә. Сеңлесе Елена хатирәләренә караганда, табиблар консилиумы аны тулысынча сәламәт дип таба. Ә сеңлесенең, йөрәгең авыртмыймы, дип соравына ул: “Нинди йөрәк? Ул минем организмның иң сәламәт өлеше” дип җавап бирә. Соңрак Валериан Куйбышевның беренче никахтан туган улы Владимир Валерианович әтисен И. В. Сталин боерыгы буенча агуладылар, дип ышандырырга тырыша. Моны ул әтисенең секретаре В. А. Максимов-Диковский һәм дәвалаучы табиб Л. Г. Левин эшләде, ди. Чынлап та, Куйбышев каршы килүгә карамастан, үләренә аз гына калгач, аның секретарен алыштыралар, ә бәхетсезлек буласы көнне яңа ярдәмче аның янында булмый...
“Әти тиргә батып, бик авыр хәлдә Кремльдән өенә кайта, – дип искә ала Владимир Валерианович Куйбышев. – Ул безнең подъездның беренче катында урнашкан амбулаториягә юл тота. Гомер булмаганны, бу көнне амбулатория бикле булып чыга. Авырлык белән өченче катка күтәрелә, фатирда хуҗалык эшләрендә ярдәм итүче Лена гына була. Аңа кайнар сөт китерергә куша һәм коридор буйлап үз кабинетына юнәлә. Бүлмәсенә кергәч, өстенә шәл ябына да, кушеткага ята һәм үлә”. Куйбышевны ярган вакытта дүртенче хатынының туганы Нина Лежава да була, аннан серне саклау турында подписка алалар. Сталин үлгәннән соң гына ул үз апасына һәм Куйбышевның хатыны Ольгага, Куйбышевны ярган чакта организмында цианистый калий табылуы турында әйтә. Ә Куйбышевның секретаре Максимов-Диковскийны 1938 елда ук Валериан Куйбышевка каршы “террорчылык актында” катнашуы өчен атып үтерәләр.
Куйбышев исеме белән
Билгеле, ул вакытта басылган рәсми хәбәрләрдә бу турыда бер сүз дә булмый. Сталин, күренекле партия һәм дәүләт эшлеклесенең вафат булуын бөтен илгә күрсәтер өчен Куйбышев истәлеген мәңгеләштерү буенча ашыгыч чаралар күрү турында боерык бирә. Бу юнәлештә Кремль чиновниклары инде шактый тәҗрибә туплаган була – чөнки әлеге вакыйгага кадәр ике ай элек кенә Кировны үтерәләр, илдә аның хөрмәтенә шәһәр һәм поселоклар, предприятие, уку йортлары һәм урам исемнәрен үзгәртәләр... Бу юлы да шундый ук хәл була. Куйбышев үлеп ике көн үткәч, 1935 елның 27 гыйнварында, СССР Үзәк Башкарма Комитеты Самара шәһәрен – Куйбышев шәһәре, ә Урта Идел краен – Куйбышев крае итеп үзгәртү турында карар кабул итә. Ә 13 февральдә Сталин кул куйган телеграмма кайчандыр Валериан Куйбышев сөргендә булган Каинск шәһәренә килеп җитә. ВКП(б) ҮК карары белән Каинскины Куйбышев итеп үзгәртәләр, ә бер елдан ул Көнчыгыш-Себер краеның (хәзерге Новосибирск өлкәсе) Куйбышев район үзәгенә әверелә.
“Куйбышев” исемен бирү моның белән генә тукталмый. Казахстандагы бер авыл, Волгоград өлкәсендә поселок, Әрмәнстанның Джархедж авылы да Куйбышев исемен йөртә башлый. Үзбәкстанның Риштан поселогына, Казахстанның Карасай, Жынгылды, Акжол, Атамекен, Жемисти һәм Акбиик авылларына да Куйбышев исеме бирелә. Россия һәм Украинаның төрле төбәкләрендә Куйбышев дигән авыллар барлыкка килә. Себернең Белогорск шәһәрен Көнчыгыш Куйбышев итеп үзгәртәләр. Әзәрбайҗанның Тазекенд авылы Куйбышевкендка әверелә. Төркмәнстан, Таҗикстан һәм Казахстанда, Кырым, Запорожье, Калуга, Ростов һәм Амур өлкәләрендә, Ленинград, Томск, Донецк һәм Новокузнецкида Куйбышев районнары оештырыла... Идел буенда Новокуйбышевск шәһәре төзелә. Куйбышев өлкә шәһәрендә, Волгоград, Свердловск һәм Казанда Куйбышев мәйданнары барлыкка килә. Россия, Украина, Казахстан, Белоруссия һәм Молдавиянең илледән артык шәһәрендәге урамнарга һәм тыкрыкларга Куйбышев исеме бирелә.
Әле моның белән дә бетми. Совет чорында дистәләгән предприятиеләр, колхозлар, мәдәният йортлары, пионерь лагерьлары һәм кораблар, шулай ук Мәскәү төзелеш университеты, Себер автомобиль-юл академиясе, Белоруссия халык хуҗалыгы институты, Архангельск урман техникасы университеты, Казан финанс-икътисад институты кебек уку йортлары Куйбышев исемен йөртә. Шәһәрләрдә аның хөрмәтенә һәйкәлләр һәм бюстлар куялар. РСФСРда Куйбышев тимер юлы барлыкка килә. Иделдә Куйбышев ГЭСын төзеп, бик зур Куйбышев сусаклагычы ясыйлар. Хәтта Куйбышев токымлы сарыклар да чыгарыла.
Мәҗбүри тагылган исемнәр ...
Бу дулкын ТАССРның Спас районын да читләтеп үтми. Ул елларда Совет власте дингә каршы рәхимсез сугыш игълан итә, илдә православие чиркәүләре һәм мөселман мәчетләре күпләп ябыла. Атеистлар башбаштаклык күрсәтеп, чиркәү кирәк-яракларын һәм иконаларны юк итәләр, корыч чаңнарны эретәләр, халык өчен изге храмнар һәм мәчетләрдән складлар, тегермәннәр һәм ашлык саклау амбарлары ясыйлар. Россиянең мең елдан артык тарихына нигез булган дин җимерелә. Дини мәгънәле географик атамаларга да сугыш игълан ителә. Алар арасында Спас шәһәре дә була, чөнки бу атама Иисус Христос исемнәренең берсе – Спас, Спаситель дигән сүздән чыккан. Безнең районны бу үзгәрешләр исемлегенә кем керткәндер – билгеле түгел, ләкин 1935 елның 1 апрелендә менә мондый карар кабул ителә: ТАССРда Спас-Татарский һәм Спас районы урынына кинәт кенә Куйбышев шәһәре һәм Куйбышев районы барлыкка килә. Валериан Куйбышевның бу якларда беркайчан да булмавы, аның Спас яклары белән бернинди бәйләнештә тормавына беркем дә игътибар итми...
Шул ук елны Спас Затонында урнашкан җирле суднолар төзү заводына да В. В. Куйбышев исеме бирелә. Аннары судно төзүчеләр бистәсе Куйбышев исемендәге Затон итеп үзгәртелә. Район үзәгендәге үзәк урам Куйбышев исемен йөртә башлый. Ә 1948 елда районда Куйбышев исемендәге совхоз оештырыла. Үзәк утары Аграмак авылында урнашып, аңа Татар Такталы, Красные Горки һәм Сосипатровка авыллары керә. Район үзәгеннән тыш, Өчкүл, Аграмак һәм Ямбакты авылларындагы урамнарга Куйбышев исеме бирелә. Районның шактый оешмалары да озак еллар бу революционер исемен йөртә – Куйбышев нефтебазасы, Куйбышев МСОсы, Куйбышев икмәк хәзерләү предприятиесе, Куйбышев типографиясе, Куйбышев ит комбинаты, 7нче Куйбышев төрмәсе, Куйбышев районы азык-төлек комбинаты һәм башкалар.
“Куйбышев синдромы” Политбюро әгъзасының үлүенә 56 ел тулгач кына туктатыла: 1991 елның 25 гыйнварында Россия Президенты указы белән, өлкә шәһәре Куйбышевка тарихи Самара исеме кире кайтарыла. Ә берничә айдан соң, 4 октябрьдә, җирле хакимият карары белән Татарстандагы Куйбышев шәһәре үзенең борынгы Болгар исемен кире кайтара, ә Куйбышев районы Спас районы итеп үзгәртелә. Соңрак Куйбышев исемендәге совхоз да юкка чыга, ә Болгарның үзәк урамы хирург Шеронов исемен йөртә башлый. Чирек гасыр эчендә шактый авыллар, предприятие һәм уку йортлары Куйбышев исеменнән баш тарта. Ләкин үзгәрешсез калганнары да бар: автомобиль юлларының бүгенге атласына күз салсаң, БДБ территориясендә әле Куйбышев исемен йөрткән 20дән артык торак пункт бар...
Совет власте елларында КПСС Үзәк Комитеты Политбюросына сайланган, партия һәм дәүләттә югары урыннарны алып торган 115 кешедән 80нән артык фамилия хәзерге буынга билгеле түгел. Чөнки аларга Сталин чорының кырыс үзгәртүләрендә катнашу, кирәк урында һәм кирәк вакытта ул теләгәнчә үлү “эләкмәгән”. Ә Валериан Куйбышев тагын 20 ел артыграк яшәгән булса, ул кадәр зурламаслар, аның турында истәлекне бәлки тарихчылар һәм туганнары гына белер иде.