Беренче класс укучысы “Минем кадерле әнием” конкурсында (“Әниләр өчен бүләк” номинациясе) уңышка иреште. Олеся төсле кәгазьдән оригиналь кул эше әзерләп җиңү яулады. Әлеге номинациядә сигезенче класс укучысы Елена Мошкова икенче урынны алды: ул конкурска джинс кисәкләреннән тегелгән келәм тәкъдим итте.
Ә менә Ксения 5-8 класс укучылары арасында “Яңа ел могҗизалары“ конкурсында (“Яңа ел бүләге номинациясе”) барысыннан да өстен чыкты. Икенче урын исә беренче класс укучысы София Мурзуковага бирелде. Атлас тукыма һәм төсле кәгазьдән ясалган чыршыга жюри югары бәя бирә.
Әлбәттә инде, конкурсларда җиңүләре өчен балалар үзләренең укытучылары Евгения Сидорова белән Надежда Борискинага бик рәхмәтле.