Кунакта – музей-тыюлык хезмәткәрләре

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Кузнечиха укучыларында кунакта булып, татар халкының “Нардуган” милли бәйрәме белән таныштырдылар.

Музей-агарту бүлеге мөдире Ринат Ваһапов һәм методист Люция Абдрахманова балаларга бу бәйрәмне уен формасында күрсәтеп, киемнәрне алыштырырга тәкъдим иттеләр, бәйрәмнең символы булган учак өчен утынны дөрес өяргә өйрәттеләр. Укучылар ата-бабалары гореф-гадәтләрен искә төшереп, әйлән-бәйлән уйнадылар һәм учак аша сикерделәр.

Бәйрәм чарасы бик мавыктыргыч үтте, балалар үзләре өчен күп яңа мәгълүмат алдылар. Шулай ук аларга татлы призлар һәм музей-тыюлык календарьләре бүләк иттеләр. Чара “Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International