Озакламый ремонт эшләре башланачак

2015 елның 23 гыйнвары, җомга
Республика программасын тормышка ашыру кысаларында, Полянка урта мәктәбендә капиталь ремонт башланачак.

Бу максаттан бүлеп биреләчәк 6 миллион сумнан артык акчага тәрәзә блокларын, ишекләрнең бер өлешен алыштыру, җылыту системасын, санитария узелларын ремонтлау, башка эшләрне башкару планлаштырыла. Ремонт белән “СанТехмонтаж” җәмгыяте коллективы шөгыльләнәчәк.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Ермилин әйтүенә караганда, ремонт эшләре белем бирү процессына комачауларга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International