“Алинә” универсаль спорт залына республиканың алты районыннан 150 ләп спортчы җыелды. 1997–1998 елларда туган спортчылар арасында 68 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән Ришатка җитди көндәшләренә каршы торырга туры килде. Шулай да билен бирмәде. Алай гына да түгел, Алексеевскидан килгән спорт мастеры һәм спорт мастеры кандидатны да җиңелергә мәҗбүр итте. Ришат финалда көндәшен келәмгә чиста егып җиңүче булды. Аңа кубок, медаль һәм шактый суммада акчалата премия тапшырылды.