Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Мин кулыма китап алам...
2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Шәһәр китапханәсенә кайткан китапларның барысы да иң әүвәл комплектлау һәм эшкәртү бүлегенә китерелә. Биредә эшләүче Марина Леонтьева, Юлия Степанова һәм Ирина Горюнова кулы аша меңләгән әдәбият уза.
Китаплар белән шыплап тулган кабинетны күз алдына китерегез. Аларның авырлыгыннан киштәләр сыгылып төшкән, өстәлләргә әллә ничаклы китап өелгән, идәндә дә басарлык урын калмаган. Читтән караганда бәлки бу тәртипсезлек булып та күренергә мөмкиндер. Әмма бу беренче карашка гына шулай.
Баксаң, биредәге бөтен әдәбият авыл китапханәләренә җибәрү һәм абонементка, ягъни күршедәге бүлмәгә тапшыру өчен шул рәвешле өеп куелган.
Китаплар алдан ук инде тиешенчә эшкәртелгән: һәркайсына тиешле номер бирелгән һәм реестрга, шул исәптән электрон реестрга кертелгән, битләргә штамп сугылган һәм абонемент талоны ябыштырылган.
– Узган ел бүлеккә алты мең ике йөз китап кайтарылды, – ди бүлек мөдире Марина Леонтьева. – Бу басмаларның күпчелеге – татар телендә, арада төрле әдәбият, шигырь китаплары, танылган авторларның драматургия әсәрләре, энциклопедия бар. Үзәк китапханәдә һәм филиалларда татар әдәбияты байтак. Китапханә фонды шулай ук рус классикасы, чит ил авторларының китаплары белән тулыландырыла. Шунысын да әйтергә кирәк, кайбер китапларга сорау аеруча зур, әмма алар бик аз кайткан.
– Экраннарга “Парфюмер” фильмы чыкканнан соң китапханәдә Патрик Зюскиндның триллерын чират торып ала башладылар. Стефани Майерның “Сумерки” китабын, Пауло Коэльоның психологик әсәрләрен кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Мондый әдәбият күбесенчә яшүсмерләр һәм яшьләрне кызыксындыра. Ә менә урта яшьтәге укучыларның соңгы елларда рус әдәбиятына кызыксынуы артты. Лев Толстой, Михаил Шолохов, Константин Симонов, Василий Шукшин әсәрләрен сорыйлар. Китапханәгә авыллардан килеп мөрәҗәгать итүчеләр дә юк түгел, – ди Ирина Горюнова.
Районның һәр китапханәсендәге кебек үк, көндәлек басмаларга язылу белән шулай ук комплектлау бүлеге хезмәткәрләре шөгыльләнә. Башта филиалларның ихтыяҗ һәм теләкләрен исәпкә алып заявкалар төзелә. Һәр китапханә уртача 12 ләп газета һәм 10 лап журнал алдыра. Әлбәттә инде, болар рус һәм татар телендә чыгучы басмалар. Агымдагы елның беренче ярты елына район китапханәләре бик күп газета-журналларга язылган. Шунысын да әйтергә кирәк, китапханәдә сакланучы иске газета һәм журнал төпләмәләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Еллар үтү белән ертыла һәм таушала башлагач, аларны утильләштерәләр. Моның белән комплектлау бүлеге шөгыльләнә.
– Кайвакыт иске басмаларның да кирәге чыга: аларны укырга яратучылар алып китәләр, кайберәүләр газета-журнал битләреннән төрле әйберләр дә ясыйлар әле, – ди Юлия Степанова. – Китапханә элек-электән үзенең укучылары белән тыгыз элемтәдә тора, үзләренә кирәге булмаган китапларны безгә китереп бирүчеләр дә җитәрлек...
Комплектлау бүлеге өчен ел азагы шактый киеренке була. Чөнки агымдагы бөтен эшләрне тәмамларга, фондка кайтарылган китаплар буенча еллык отчет төзергә һәм барысын да чагыштырып чыгарга кирәк. Китапханәчеләр барысына да үз вакытында өлгерәләр, ни дисәң дә биредә осталар гына эшли.
Аларның һәркайсы китапханәгә төрле юл белән килгән. Марина Леонтьева моңарчы шактый еллар район Мәдәният йортында рәссам-бизәүче булып эшләгән, Юлия Степанова мәдәният бүлегендә бухгалтер булган. Ә менә Ирина китапханәгә әнисе Татьяна Горюнова киңәшен тотып килгән. Аның әнисе дә биредә эшләгән. Китапханәчеләрнең өчесе дә Алабугадагы мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган, инде ярыйсы гына тәҗрибә дә туплаганнар.
Өчесе дә, төп эштән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар, китапханәдә төрле чаралар оештыралар. Марина, мәсәлән, оста итеп күргәзмәләр әзерли, бинаны бизәүгә үзеннән зур өлеш кертә. Ирина исә инсценировкаларда теләсә кайсы рольне җиренә җиткереп башкара.
Яраткан шөгыль дә эштә нык ярдәм итә, диләр. Алар бүлмә гөлләре үстерергә яраталар, кабинетлардагы тәрәзә төпләрендә, идәннәрдә үсеп утыручы гөлләрне күреп сокланмаган кеше юк. Берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар да пешерә беләләр алар. Кирәкле рецептларны исә китапханәдәге китаплардан күчереп алалар.
Аларның өчесен дә уртак эш, китап укырга ярату берләштерә. Шуңа күрә коллективта һәрвакыт җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә. Тәҗрибәле китапханәчеләр теге яки бу басманы сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсына булышырга тырышалар. Шуңа күрә аларны барысы да хөрмәт итәләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз