Күңелле ял иттеләр

2015 елның 16 гыйнвары, җомга
Кышкы каникул чорында ике йөздән артык бала мәктәп яны көндезге лагерьларында ял итте.

Алар районның тугыз мәктәбе һәм “Регата” балалар техник иҗат станциясе базасында оештырылды. Ял итү программаларына кызыклы конкурслар, викториналар, башка күңел ачу чаралары керде. Мәсәлән, кадет интернат-мәктәбе укучылары Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар. Санаторий мәктәп-интернат укытучылары “Мультландия иленә чакырабыз” дигән чара үткәрделәр, ә Балалар иҗат йорты берләшмәсе җитәкчеләре кышкы күңел ачу уеннары оештырдылар. “Октябрь” кинотеатрында балалар өчен “За тридевять земель” Россия мультфильмнар җыентыгын карау оештырылды. Кыскасы, кышкы каникул күңелле һәм файдалы чараларга бай булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International