Район хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә гыйнварның беренче көннәрендә ике бала туган. Елена Козлованы кызы туу белән тәбрик иткәннәр. Бу инде аның икенче баласы, улына инде алты яшь тулган. Айгөл Закирова гаиләсендә тагын бер малай туган. Сабыйны өендә абыйсы һәм апасы түземсезлек белән көтә. Сүз дә юк, гаиләдә бала туу – зур бәхет һәм аны берни белән чагыштырып булмый.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу гаиләләрнең икесе дә Әҗмәрдә яши.