Йөрәгемне балаларга бирәм

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Өстәмә белем бирү педагоглары арасында шундый исем астында читтән торып үткәрелгән республика конкурсында Кузнечиха урта мәктәбе укытучысы Надежда Каштанова өченче урынны алды.

Ул “”Сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә билгеләп үтелде. Конкурска педагог видеоязма һәм үзе җитәкчелек иткән “Осталар шәһәре” берләшмәсе программасын җибәргән. Надежда Васильевна инде дистә елга якын Балалар иҗат йортының өстәмә белем педагогы булып эшли, укучыларны кул эшләренә актив җәлеп итә. Аның җитәкчелегендә укучы кызлар тегәргә өйрәнәләр, төрле әйберләр ясыйлар. Шулай итеп, аларның буш вакыты файдалы үтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International