Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Идел буенда – иң яхшылар арасында
2014 елның 31 декабре, чәршәмбе
Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үткән Идел буе федераль округы беренчелегендә Никита Борюшкин көмеш медаль алып, үзенең Идел буенда иң яхшы самбочыларның берсе булуын тагын бер кат раслады.
Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә укып, хәзерге вакытта Казан энергетика институтында белем алучы Никита узган ел да мондый ярышларда җиңеп чыккан иде. Бу юлы да юниорлар арасында 100 килограммнан артык авырлык үлчәвендә чемпион булырга барлык мөмкинлекләре бар иде. Ул финалга ышанычлы килеп җитте, ә хәлиткеч көрәштә, узган елгы кебек, Самарадан Олег Красиковка каршы көрәште. Былтыр Никита авырту алымын кулланып, көндәшен вакытыннан алда җиңгән иде. Быел да ул көндәшен 7:6 исәбе белән отып килде, тик көрәш тәмамланырга өч секунд калгач, көндәшенең бер алымына каршы тора алмады. Соңгы хәрәкәттә җиңүне Самара көрәшчесе яулады.
– Мондый дәрәҗәле турнирда, көрәшнең соңгы секундларында җиңүне кулдан ычкындыру үкенечле булды, әлбәттә, – диде Никитаның тренеры Владимир Борюшкин. – Шулай да ул үзенең төп бурычын үтәде – 2015 елның февраль аенда Рязань шәһәрендә үтәчәк Россиянең финал беренчелегенә бару хокукын яулады (мондый хокук һәр авырлык категориясеннән икешәр самбочыга бирелде). Бу вакыт эчендә яхшылап әзерләнергә була, Кстоводагы хаталарны кабатламаска кирәк. Тулаем алганда, Никита өчен ел уңышлы килде: ул егетләр арасында дзюдо һәм самбо буенча Идел буе чемпионы исемен алды, юниорлар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да республика беренчелекләрендә отты. Рязаньда да сынатмас дип өметләнәм, чөнки җиңүчегә дөнья беренчелегенә бару хокукы бирелә...
Шулай ук Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашучы Данила Вихлянскийга да финалга чыгу өчен аз гына очко җитмәде. Быел ул авыррак – 60 килограммга кадәр авырлык үлчәвенә күчкәнгә күрә, югары нәтиҗәләргә ирешү кыенрак, ләкин бераздан бар да җайланырга тиеш. Кстовода Данила беренче өч көрәштә җиңеп чыкты, ләкин көчлерәк көндәшенә оттырып, финалга чыга алмады. Шулай да Данила өчен узган сезон уңышлы булды: ул җиңелрәк авырлык категориясендә Идел буе чемпионы исемен алды, республика җыелма командасы составында Мәскәүдә үткән халыкара “Җиңү” турнирында җиңүгә иреште, авыррак категориядә Татарстан беренчелекләрен отты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз