Икенче урта мәктәптән Михаил Репьев та уңышлы чыгыш ясады, җиңеп чыкты (50 килограммга кадәр, 14-15 яшь), ә ярышның дебютанты, Полянкадан Мария Баширова өченче урынны алды (40 килограммга кадәр, 12-13 яшь).
Тренер башка спортчыларның да сынатмавын әйтте. Мәсәлән, кадет интернат-мәктәбеннән Рөстәм Гәрәев көрәштә алда барса да, кагыйдә бозган өчен дисквалификацияләнә. Ярышларда имгәнү очраклары да булган, чөнки башка аяк белән типкәннән соң егылмый калучылар аз була. Безнең призерларга да медальләр яулавы җиңел булмый, ләкин алар үз бурычларын җиренә җиткереп үтиләр.
Ел нәтиҗәләренә караганда, медальләр саны буенча Александр Понасенко алда бара – аның сигез медале бар. Тәлгать Хәмидуллин һәм Михаил Репьев – алтышар, Артем Тегулев, Дмитрий Шеронов һәм Александр Буканов – дүртәр, Владимир Шеронов һәм Владимир Шарлаимов – өчәр, Никита Кокшин, Евгений Дернов, Мария Баширова һәм Рөстәм Гәрәев берәр медаль алганнар. Тулаем алганда, Рәшит Зыятдинов шәкертләре узган ел белән чагыштырганда медальләрне ике тапкырга күбрәк яулаганнар, бу исә аларның осталыгы елдан-ел камилләшә баруын күрсәтә. Киләчәктә бу спортчылар тагын да югарырак уңышларга ирешерләр дип ышанасы килә.