Күңел ачтылар, бүләкләр алдылар

2014 елның 26 декабре, җомга
Коррекция мәктәп-интернатыннан һәм Балалар иҗат йорты каршындагы “Маячок” берләшмәсенә йөрүче бер төркем бала республика башкаласында үткән чыршы бәйрәмендә катнаштылар.
Чара “Юность” Мәдәният йортында үтте. Балалар Яңа ел тамашасын карап хозурландылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында “Шәфкатьле тылсымчылар” акциясе кысаларында, балаларга Кыш бабайга хат язып сораган бүләкләр тапшырылды.
Балалар күңелендә якты хатирәләр калдырган бу бәйрәмдә катнашу мөмкинлеген “Наз” иҗтимагый хәйрия фонды бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International