Мөфти Камил хәзрәт Болгардагы Ак мәчет мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү курсын ачты

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе


Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Болгардагы Ак мәчет мәдрәсәсендә Коръән өйрәнү курсын ачты. Әлеге күркәм дини гыйлем бирү максатыннан оештырылган укуларны ачу тантанасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров һәм Кама арты мөхтәсибләре, район имамнары катнашты.

Камил хәзрәт фатихасы белән ачылган курста бүгенннән беренче төркем имамнар укый башлады. Барлыгы 25 кеше 45 көн дәвамында Коръәнне һәм аның тәфсирләрен өйрәнәчәкләр.

Коръән уку һәм аны өйрәнү, гыйлемле булу һәр мөселман өчен Аллаһы Тәгаләгә якынаюның бер юлы. “Исламда гыйлем туплау зур дәрәҗә. Динебездә белем алуга бик зур игътибар күрсәтелә. Коръәнне белү исә рухыбызны тагын да ныгыта һәм Аллаһы Тәгаләнең савапларына ирешергә ярдәм итә”, - дип билгеләп узды мөфти Камил хәзрәт.

Болгарда оештырылган укулар кысаларында Болгар җирендәге тарихи һәйкәлләр, рухи мирас белән танышу да каралган. Киләчәктә мондый төр курс хатын-кызлар өчен дә оештырылыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International