Ветераннар хоры - Нурлатта

2014 елның 17 декабре, чәршәмбе


Шәһәр ветераннар хоры Нурлат шәһәрендә концерт куеп кайтты.

Күпләргә билгеле булган коллектив белән бергә бу иҗади сәяхәткә казаклар хоры да барды. Бу күптән түгел бездә чыгыш ясаган Нурлат ветераннар хорына (җитәкчесе Тәлгат Бадыгин) җавап визиты булды. Ветераннар тамашачыларга үзләренең башкару осталыкларын күрсәттеләр. Концерт программасына хор һәм ансамбльләр башкаруында җырлар керде. Солистлар – хор җитәкчесе Нина Илюшина, Евгений Кременсков, Галина Кипрованы тамашачылар кайнар алкышладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International