Экскурсоводлар белемнәрен күтәрә

2014 елның 12 декабре, җомга

Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Мәдәният министрлыгында үткәрелгән “Экскурсовод һөнәре: төп аңлатмалар һәм заманча методикалар” семинарында катнаштылар.

Чарада катнашучыларга дәресләрне Россия ИКОМ проектлары буенча директор Ксения Новохатько, Эрмитаж музее фәнни-агарту бүлегенең әйдәп баручы методисты Елизавета Трубкина һәм ТР Милли музее фәнни-методика бүлеге мөдире Елена Карташева үткәрде.

Семинарга килүчеләрне төркемнәргә бүлеп, һәрберсенә билгеләнгән экспонатлар буенча экскурсия планы төзергә, аннары аны якларга туры килә.
Музей-тыюлык хезмәткәрләре биремнәрне уңышлы башкарып, оештыручылардан сертификатлар алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International