Волонтерлык эшенә өйрәнделәр

2014 елның 12 декабре, җомга
Балалар иҗат йортының доброволецлар хәрәкәте үзәгенә йөрүчеләр туристлык волонтерлары ассамблеясы сменасы эшендә катнаштылар.

Ул “Волга” яшьләр үзәгендә оештырылды. Шәһәр урта мәктәбе укучылары Светлана Бушева, Александр Ферафонтов, Дарья Зуйкова, Валерия Шишкина, тармак технологияләре студентлары Семен һәм Роман Столяровлар берничә көн буе волонтерлык эшенә өйрәнделәр. Лекцияләр, практик дәресләр, мастер-класслар турбизнес тармагында белемнәрне арттыруга юнәлдерелде. Укучылар барлык чараларда актив катнаштылар. Аларга сертификатлар һәм футболкалар бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International