Геройны искә алдылар

2014 елның 12 декабре, җомга
Ватан Геройлары көнендә район башлыгы Камил Нугаев һәм социаль хезмәт вәкилләре тулы Дан орденнары кавалеры Петр Алексеевич Карповның тол хатыны янына бардылар.

Алар Татьяна Андреевнаны бәйрәм белән җылы котладылар, аңа нык сәламәтлек, иминлек, бәхет теләделәр. Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны дошманнан батырларча саклап сугышкан Петр Алексеевичның якты истәлеге бу гаиләдә кадерләп саклана. Игътибар күрсәтүләре һәм җылы котлаулары өчен Татьяна Андреевна кунакларга зур рәхмәт белдерде. Истәлек итеп аңа бүләк тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International