Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Спас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Спас муниципаль район җитәкчесе
Идарә органнары
Спас муниципаль районы муниципаль берәмлеге
Спас муниципаль районы тарихы
КАРДӘШ ШӘҺӘРЛӘР
Спас муниципаль район картасы
Район һәм шәһәр геральдикасы
Инвестиция паспорты
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтү
Мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм
Даими комиссияләр
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәшү
Депутатлар корпусы
Район организацияләре
Иҗтимагый совет
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Муниципал програмылары
Шәһәр төзелеше
Муниципаль сатып алулар
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Тематик бүлекләр
Файдалы сәхифә,игъланнар,аукционнар
"Октябрь"кинотеатрының репертуар планы
Кулланучыларның хокукларын яклау
Автобуслар расписаниесе
ТР Спас муниципаль районы һөнәр берлекләре оешмаларының координация советы
Кече һәм урта бизнеска ярдәм
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстанның яшь гаиләләренә торак
Ситуация үзәге
Норматив документлар
Спас муниципаль район уставы
ТР СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ СОВЕТЫ АППАРАТЫ ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
Спас муниципаль районы башлыгының хисабы
Социаль-икътисади үсеш
Спас муниципаль районы Башлыгының карарлары
Спас муниципаль районы Башлыгының әмерлэре
Спасс муниципаль Советы карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының карарлары
Спасс муниципаль районны Башкарма кометының әмерлэре
ХӘРБИ ИСӘПКӘ АЛУ
Башка мәгълүмат
МАТБУГАТ ХЕЗМӘТЕ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ГРАЖДАННАРНЫҢ МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТАРАФЫННАН ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ ГРАФИГЫ
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау
ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БҮЛЕКЧӘСЕ
НОРМАТИВ-ХОКУКЫЙ БАЗА
Коррупция фактлары турында хәбәрләр өчен кире элемтә
БЕРДӘМ КАБУЛ ИТҮ КӨНЕ
СПАС МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОРГАННАРЫНДА ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕ БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ТУРЫНДА СТАТИСТИК МӘГЪЛҮМАТЛАР
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН БЕЛЕШМӘЛӘР
Элемтә өчен мәгълүмат
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Муниципаль районнар
Спас муниципаль районы
Коррупцияне бетереп булырмы?
2014 елның 10 декабре, чәршәмбе
Кичә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан безнең хәбәрчебез газета укучыларга, коррупция яшәргә комачаулыймы, дигән сорау бирде һәм аларның фикерләрен белде.
Надежда Дмитриева,
Аграмак мәдәният йорты директоры:
– Минем коррупция күренеше белән очрашканым юк. Ләкин тормышта килеп чыккан теге яки бу проблеманы акча белән хәл итүе җиңелрәк булуы беркем өчен дә сер түгел. Бу тискәре күренеш югары уку йортларына, хастаханәләргә, башка учреждениеләргә кагыла. Минемчә, ришвәт алуга күпмедер дәрәҗәдә хезмәт хакларының түбән булуы сәбәп булып торадыр. Шул ук вакытта массакүләм матбугат чаралары югары урыннарда зур хезмәт хакы алып эшләүче чиновникларның ришвәт алулары турында даими язып тора. Моны берничек тә аңлатып булмый. Минемчә, безнең тормышта коррупцияне юк итү бик авыр булачак...
Елена С. (Болгар шәһәре):
– Әлбәттә, коррупция яшәргә комачаулый. Мәсәлән, мәгариф тармагын гына алыйк. Ике сеңлем читтән торып югары уку йортларында белем алдылар, аларның берсе түләүле бүлектә укыды. Чыгымнар шактый зур булганлыктан, күп итеп терлек-туар асрарга туры килде. Моннан тыш, алар үзләре дә эшләп тора бит. Укыган өчен түләүдән башка, укытучыларга кыйммәтле бүләкләр дә алып бирергә туры килә. Әнә шулай югары белем турындагы дипломның бәясе шактый кыйммәткә төште.
Туганнарымның улы исә әти-әнисе акча түләмәгән булса, югары уку йортының хәтта түләүле бүлегенә дә керә алмас иде. Сез инде мәктәптә тырышыбрак укысын, дип әйтерсез. Тик эш билгедә генә түгел, аның шактый нечкәлекләре бар. Мәсәлән, үз белемегез белән генә машина йөртүче таныклыгын алып карагыз әле. Моны беренче тапкыр беркем эшли алмый.
Юлия Левушкина,
Полянка урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Коррупция дигәч, без күбесенчә ришвәт турында уйлыйбыз. Тормышка тирән үтеп кергән бу зыянлы күренеш белән, шөкер, минем беркайчан очрашканым булмады. Шунлыктан теләсә нинди мәсьәләне ришвәтсез дә хәл итеп була дип уйлыйм. Тир түгеп эшләп алган акчаны куяр урын аннан башка да күп. Шулай да тормышта акчасыз гына үтеп булмый торган киртәләр дә очрый. Мондый очракта, билгеле, законны бозарга туры килә. Ә закон бозу нормаль тормыш алып барырга комачаулый. Минемчә, коррупция өчен җәза кырысрак булса, безнең тормыштан бу афәтне юк итеп булыр иде.
Александр Гыймадиев, Спас районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары:
– Коррупция – хезмәт урыныннан, бирелгән вәкаләттән усал максатларда файдалану, ришвәт бирү яки аны алу. Җәмгыятьтә бу бик куркыныч хәл, чөнки ул хөкүмәт карарларына карата булган бөтен ышанычны югалта, халыкның хөкүмәткә булган ышанычын какшата һәм гаделлек принципларын юкка чыгара. Мондый күренеш яшәешкә тискәре йогынты ясый. Ни кызганыч, кешеләргә үз проблемаларын хәл итү өчен әнә шундый адымга барырга туры килә.
Минемчә, хәзерге вакытта базар шартларында үз эшләрен алып баручы эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләренә аеруча кыенга туры килә торгандыр.
Сүз дә юк, коррупциядән зыян күрүчеләр аз түгел, ләкин күп очракта дәшмиләр һәм шуның белән хәлне тагын да кискенләштерәләр. Тормышта бу начар күренешкә күз йомып калырга түгел, ә аңа каршы каты көрәш ачарга кирәк.
Любовь Казакова, педагогия хезмәте ветераны (Бураково авылы):
– Коррупция җәмгыятебез үсешенә комачаулый, аның нигезләрен какшата. Ришвәтчелек кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясый. Нинди генә чаралар күрелсә дә, коррупцияне барыбер бетереп булмый. Аның белән көрәшкә юнәлдерелгән законнарның эшләмәве мине гаҗәпкә калдыра. Барыбыз да коррупция дигән афәт турында яхшы беләбез, аның турында сөйлиләр һәм язалар, ә яхшы якка үзгәрешләр сизелми диярлек. Ә бит күбесенчә бу безнең үзебездән тора...
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 21 апрелендә 21 сәгатьтән 22 апрелендә 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
20
апрель, 2026 ел
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Гимнасткаларыбызның спорттагы батырлыгы!
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Спас муниципаль районының тиз шахмат буенча II Шәхси Беренчелеге
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
Консультация-2026 елның 20 апрелендә 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз