Район мәктәпләрен тәмамларга җыенучы 132 кеше йомгаклау сочинениесен язуда катнашты. Бары тик “зачет” куелган очракта гына укучылар БДИны тапшыруга кертеләчәк.
Сочинение язарга 15 минут вакыт калгач, унберенче класс укучыларына сайлап алу өчен биш тема тәкъдим ителде: «Чем творчество М. Лермонтова может быть интересно современному читателю?», «Кто говорит, что на войне не страшно, тот ничего не знает о войне» (Ю. Друнина), «Природа и внутренний мир человека: созвучие и диссонанс», «Какие события и впечатления жизни помогают человеку взрослеть?», «Что важнее: любить или быть любимым?».
– Укучыларның күпчелеге икенче һәм өченче темага өстенлек биргән, – диде мәгариф бүлеге җитәкчесенең методик эшләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова. – Алар 235 минут дәвамында сочинение яздылар. Үзләре белән гельле ручка, шәхесне ачыклаучы документ, кирәк була калса – дарулар һәм ашарга ризык алырга рөхсәт ителде. Орфографик сүзлекне мәктәп комиссиясе әгъзалары таратты. Имтиханга телефон һәм смартфоннар, фото һәм аудио-видеоаппаратура, белешмә материаллар, язылган әйберләр алып керү, шулай ук кабинетлардан кәгазьгә һәм электрон җайланмаларга язылган темаларны, бланклар һәм темаларның исемлеген фоторәсемгә төшереп алып чыгу тыелды. Сәламәтлеге начар булган бер укучыга сочинение урынына изложение язарга рөхсәт ителде. Тәртип бозулар күзәтелмәде.
Быел беренче тапкыр кертелгән бу имтихан нинди нәтиҗә бирде?