Иж-Борискино мәктәбе укытучылары һәм 2нче урта мәктәп укучылары “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновация идеясы” Х республика конкурсында призер исеме алдылар.
“Регата” балалар (яшьләр) техник иҗат станциясе укучылары робототехника буенча республика ярышларында ике икенче урынны алдылар.
Алабугада команда ярышлары кече яшьтәгеләр һәм өлкәнрәк яшьтәгеләр арасында үтте. Кече төркемдә чыгыш ясаучы Никита Логинов һәм Степан Бойсков “Атлаучы сумо роботлары” номинациясендә, ә Тимур Әхмәтҗанов белән Виктор Фролов – “Баскыч” номинациясендә призер булдылар. Аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иң яхшы дип табылды
Бөтенроссия фән фестивале кысаларында үткәрелгән “Фән дөньясы балалар күзлегеннән” дигән балалар рәсеме конкурсында Никольск мәктәбе укучысы Татьяна Авдонина беренче урынны алды.