Шушы елның май аенда без авылларда үзара салым буенча референдумнар уздырдык. Аның нәтиҗәләре дә билгеле. Бу чараны елның беренче яртысында үткәреп дөрес эшләдек. Нәтиҗәдә акча вакытында килә башлады. Бу эшне бераз кичектереп уздырган районнарга республикадан акча кыенлыклар белән килә. Димәк, референдумны ел башында үткәреп, без дөрес эшләгәнбез.
Миллион сумнар тирәсе җыелган һәм күчерелгән акчага район инде 3 миллион 800 мең сумнан артык акча алды. Ел азагына кадәр тагын бер миллион сум акча керергә тиеш. Моны начар дип буламы? Иске Рәҗәп кебек зур авылда бу акчага зират коймасы тотылды, юлның бер өлешенә вак таш түшәлде.
Аграмак, Татар Такталы авылларында зират коймаларын тотып алу эшен тәмамладылар. Антоновкада шушы максатлар өчен материаллар сатып алынган. Башка авылларда юллар рәткә китерелде, урамдагы баганаларга яктырткычлар куелды, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә реставрация ясалды. Көек авылында күлне чистарттылар. Никадәр эшләр башкарылды, моңа чын күңелдән сөенергә кирәк. Авыл җирлекләре киләчәктә дә мондый референдумнар уздыруны хуплый, чөнки төзекләндерү буенча әле никадәр эшләр башкарырга туры киләчәк. Иң мөһиме – кешеләр моның нинди файдалы эш булуын яхшы аңлыйлар.
Район үзәгенә килгәндә, референдумны агымдагы ел башында уздыра алмадык. Ә менә күрше районнарда мондый чаралар инде күптән үткәрелеп килә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, үзара салым кертүнең өстенлеге зур. Кайберәүләр үзләрендә ял парклары да төзеп куйган.