Татар хоры булачак

2014 елның 8 декабре, дүшәмбе
Үткән атна ахырында район Мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы булды.

Быел хатын-кызларыбыз утырышка инде өченче тапкыр җыелды. Эчкерсез шартларда үтә торган бу әңгәмә-утырышка бу юлы кешеләр тагын да күбрәк килгән иде һәм Әниләр көне уңаеннан, клуб җитәкчесе Разия Галимова һәркемне чын күңелдән бәйрәм белән котлады, аннары Мәмдүдә апа Бикбулатова җитәкчелегендә 2нче мәктәп укучылары чыгышы булды. Чәй табыны янында хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп фикер алыштылар.

Мәдәният йортының татар мәдәнияты клубы җитәкчесе Рамилә Исхакованың татар хоры оештыру турындагы тәкъдимен хатын-кызларыбыз хуплап кабул итте һәм бер атнадан аның беренче репетициясе дә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International